Татарстан Республикасында 2021 елның 25 февраленә көзге бөртекле культураларның торышы турында

2021 елның 26 феврале, җомга

Февральнең икенче декадасы гадәттәгедән 4 - 6°Ска салкынрак булды, минималь һава температурасы 34...38°ка кадәр төште.

Күпчелек метеостанцияләрнең һәм постларның күзәтү участокларында көзге культураларның куаклану төене  урнашкан тирәнлектә туфракның минималь   температурасы 1-4° салкын булды.    Кама аръягында  шул  тирәнлектәге салкынлык 6-8° кадәр төште.

Узган атнада шулай ук аномаль салкын һава торышы да сакланды.  Бу чорда төнлә һава температурасы -30°...-38°Ска  кадәр төште, уртача тәүлеклек температура  күпьеллык уртача күрсәткечләрдән -12...-19°Ска түбәнрәк булды.

 26 һәм 27 февральдә республикада һава шартларының начараюы һәм температураның шактый  күтәрелүе көтелә. Кар, юеш кар, кайбер районнарда яңгыр көтелә. Урыны-урыны белән буран, күз күреме начарлану,  бозлавык,         көчәйгәндә секундка 16 метрга кадәр  көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология  үзәгенең  алдан фаразлавы буенча, 28 февральдә кабат суыта, төнлә -12 ... -17°С, көндез -9...-14°С булуы  көтелә.

  «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан көзге культуралар чәчүлекләре тикшерү өчен сайлап алынды. Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International