Виталий Новичков бизнес-форумда чыгыш ясады

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге базасында “Үсемлекчелек һәм агрохимия – тенденцияләр, технологияләр, инновацияләр” темасына масштаблы күргәзмә һәм “Игенчелектә уңдырышлылыкны һәм табышлылыкны арттыру: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына  «АгроНавигатор» Бизнес-форумы ачылды.

Бизнес-форумның пленар сессиясен Россия  Федерациясенең  Агросәнәгать комплексын үстерү буенча ТПП комитеты Рәисе, РФА академигы Петр Чекмарев ачты һәм үткәрде.

«Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков «Үсемлекләрне яклауның заманча системасы – югары уңыш алу нигезе» дигән нотык белән чыгыш ясады. Татарстан филиалы җитәкчесенең  чыгышы бизнес-форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

 Күп кенә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре агымдагы елда конкрет культураларда яклау чараларын уздыру мәсьәләләре белән кызыксындылар. Филиал җитәкчесеннән аграрийлар күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат, шулай  ук  органик игенчелек алып барганда корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшнең заманча ысулларын куллану  турында  күрсәтмәләр алдылар.

 Авыл хуҗалыгы җитештерүен биологияләштерү һәм экологияләштерү шартларында үсемлекләрне яклау чараларын куллануның актуаль мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланган күргәзмә-эшлекле чара 2021 елның 25-26 февралендә узачак. Бизнес-форумның гибрид форматы тармак белгечләренең һәм профессионалларының киң даирәсен, АПКның баш агрономнарын һәм технологларын, инженерларны һәм IT-белгечләрне, шулай ук эре агросәнәгать предприятиеләрен һәм фермер хуҗалыкларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 Чара кысаларында агробизнес вәкилләре, инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре кыска вакыт эчендә  җитештерүнең һәм үсемлекләрне яклау чараларының киң  базары белән таныша алалар, үсемлекчелек продукциясен җитештерү өчен нәтиҗәле технологик чишелешләр таба, шулай ук аларны практикада куллану буенча актуаль мәгълүмат ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International