Татарстан Республикасында 2020 елгы лидер сортлар

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Төрле бөртекле культуралар үстерү һәм икмәк продуктлары җитештерүне  арттыру  теләсә кайсы цивилизацияле дәүләттә агросәнәгать комплексының (АПКның) мөһим стратегик бурычларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Татарстан Республикасында игелә торган авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы авыл хуҗалыгы җитештерүенең һәм кулланыла торган технологияләр  нәтиҗәлелегенең комплекслы күрсәткече булып тора. Уңдырышлылыкның үсеше кулланыла  торган  технологик һәм хуҗалык факторлары белән бергә тарихи процесс булып карала.

     Җитештерүгә интенсив технологияләр кертү, әче туфракны комплекслы химияләштерү һәм известьлау белән югарырак уңышка ирешү  мөмкинлеге барлыкка килде. Әмма агрофон артканда уңдырышлылыкның   алга таба үсеше биек үсә торган сортларның  җиргә ятарга  сәләтле   булуы  белән чикләнергә мөмкин. 

      Алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, уңышның тотрыклылыгын арттыру өчен биологик һәм хуҗалык өчен  файдалы билгеләр буенча аерылып тора  торган 2-3 районлаштырылган сорт чәчәргә кирәк. Тиз өлгерешле һәм экологиягә яраклаша  торган, уңышның тотрыклылыгын тәэмин итә һәм вегетациянең тискәре шартларына бирешми торган сыйфатлары буенча  төрле сортларны сайлап алу мөһим.

        Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы күрсәткечләре буенча 2020 елда Татарстан Республикасы районнары чикләрендә  түбәндәге культуралар буенча лидер сортларны   алырга мөмкин:

        Көзге арыш буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) селекциясе сортлары иң югары  уңыш күрсәтте, болар: Зилант - 41,7 ц/га, Подарок - 35,2 ц/га.

       Уртача уңыш бирә торган  иң яхшы көзге бодай сортларыннан  түбәндәгеләрне алырга  мөмкин: Скипетр - 50,2 ц/га; ТатНИИСХның  Универсиада селекциясе - 48,5 ц/га һәм Льговская 4 - 45,9 ц/га.   

        Сабан  бодаеның түбәндәге сортлары аеруча зур уңыш бирде: Бурлак –41 ц/га; Маргарита - 38,3 ц/га һәм Агата - 36,9 ц/га.

        Язгы  арпаның  түбәндәге  сортлары яхшы  уңыш  бирде: Яромир  - 45,8 ц/га; Прерия - 38,5 ц/га; Нур һәм Деспина - һәркайсы 37,7 ц/га.

        Чәчелгән солы сортлары арасында лидер  сорттан  Всадник сортын  алырга  мөмкин, гектардан  39,3 центнер уңыш  алынды. 

        Ә борчак сортлары арасында иң югары  уңыш биргән сортлар түбәндәгеләр:    Мадонна - 31,5 ц/га һәм ТатНИИСХның Кабан селекциясе - 27,7 ц/га, Татарстан  Республикасы  буенча уртача уңыш - 25,2 ц/га.

         Карабодай  сортлары буенча югары  уңыш биргән сорттан  Диалог  сортын  алырга мөмкин - 13 ц/га.

        Сабан рапсы гибридлары арасында лидерлар буларак түбәндәгеләрне алырга  мөмкин:    Культус КЛ - 19,6 ц/га; Калибр - 18,1 ц/га; Сальса КЛ - 16,9ц/га.

         Кукуруз гибридлары буенча лидерлар  буларак түбәндәге гибридларны алырга мөмкин: Маркамо - 78,8 ц/га; ЛГ 30179 - 76,3 ц/га; СВ - 64,1 ц/га,        республика буенча 1  гектардан  уртача  уңдырышлылык  -  53,4 ц / га.

        Көнбагыш гибридлары арасында иң югары  уңыш биргән сортлар  түбәндәгеләр: Санфлора СЛ - 22,8 ц/га; Суматра - 22,3 ц/га ; Фаусто ШТ - 20,6 ц/га, Татарстан Республикасы буенча уртача уңдырышлылык  - 15,6 ц/га.

       Шикәр чөгендеренең лидер чит ил гибридлары, Татарстан Республикасы буенча уртача уңдырышлылык белән - 408,6 ц/га, түбәндәгеләр: Рекордина КВС - 435,7 ц/га; Крокодил - 428,9 ц/га; Эйфория КВС - 420,5 ц/га.

       Бәрәңгенең чәчелгән сортлары арасында җитештерүдәге лидер сортлары арасында Импала сортын  алырга мөмкин, аның уңдырышлылыгы 329,8 ц/га тәшкил итте.   

      Үсемлекләрнең чыдамлыгына  һәм җирлеккә яраклашуына  йогынты ясый торган мөһим факторлар булып, үстерү территориясенең агроклиматик шартлары санала. Шуңа күрә, даими үзгәреп торучы һава шартларына бәйле рәвештә, уңдырышлылык   динамикасын өйрәнү  уңыш   ягыннан  бер-берсеннән бик аз гына аерыла  торган   аеруча   кыйммәтле, яраклашуга  сәләтле  сортларны ачыкларга мөмкинлек  бирә, бу төрле төбәкләрдә экологик тотрыклылыкны арттырырга ярдәм  итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International